Сакларга тырышам сак кына…

Сакларга тырышам сак кына
Иң тәүге бөрене өшетми.
Син генә йоклыйсың шикелле
Гөрләвек шаулавын ишетми…

Бу шашу гел миннән түгелдер!..
Бу ташу, мөгаен, яздандыр?!.
Сиңа да, миңа да бу язда
Акылдан язарга язгандыр…

Яздандыр. Моң тулы җаннарның
Җылыга үрелгән бу мәле.
Яраттың! Бу фани гомернең
Килергә соңарган соң яме!..

Кирәкми! Күрәчәк алдында
Янмадым дип кенә акланма!..
…Ярату ярлыкау сорамый.
Ярату мәңгегә ак кала!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт